Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт хезмәткәрләренә, мобилизацияләнгән очракта, хезмәт гарантияләре тәкъдим ителәчәк
Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, армиядә хезмәт итү турында контракт яки РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ирекле рәвештә ярдәм күрсәтү турында килешү төзелгән очракта өстәмә гарантияләр алачак. ТР Дәүләт Советының 38нче утырышында шул хактагы закон проекты кабул ителде.
«Мондый гарантияләргә элек башкарган вазифаны саклау, эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзүгә юл куймау, дәүләт гражданлык хезмәтен кабат башкаруга керешкәннән соң алты ай эчендә түләнә торган еллык ял бирү керә», - дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, өстәмә гарантияләр арасында дәүләт хезмәткәренең стажына армиядә хезмәт иткән чорны кертүгә кагылышлы пункт та бар. «Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы канунга үзгәрешләр кертә торган әлеге закон проекты Татарстан кануннарын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатыннан әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз