news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәткәрләре өчен Кораллы көчләрдә хезмәт итүне мәҗбүри итәргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин дәүләт хезмәтендә, суд системасында, прокуратура органнарында вазифа биләү һәм Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашу өчен хәрби-учет белгечлеге булуны һәм Кораллы Көчләрдә хезмәт итүне мәҗбүри шарт итеп куярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА новости хәбәр итә.

«Безгә моны тикшерергә һәм мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк, киләчәктә барлык социаль лифтлар, барлык кадр карарлары да Кораллы көчләрдә хезмәт итүдән чыгып кабул ителергә тиеш. Дәүләт хезмәтендә, суд системасында, прокуратура органнарында вазифа биләү, Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашу өчен – мәҗбүри тәртиптә хәрби-учет белгечлеге булу һәм Кораллы Көчләрдә хезмәт итү кирәк», - диде ул сишәмбе көнне узган пленар утырышта.

Парламентарий сүзләренчә, шул рәвешле «кадрлар лифтлары» системасын булдырырга мөмкин булачак.

«Һәр кеше кайда гына эшләсә дә, үз илен якларга тиеш. Иң мөһиме, ул моңа әзер», - дип өстәде Володин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100