Дәүләт хезмәткәренә коммерцияле оешма белән идарәдә катнашырга рөхсәт итәргә җыеналар
Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренә коммерцияле оешмалар белән идарәдә түләүсез катнашуны рөхсәт итү планлаштырыла. Алар бу эшне компания идарәсенең коллегиаль органы әгъзасы сыйфатында башкара ала. Документ проекты коррупциягә каршы экспертиза сайтында чыкты, анда төзәтмәләр дә тәкъдим ителгән.
«Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында» законга төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Документ нигезендә, дәүләт хезмәткәре дәүләт корпорациясен, дәүләт компаниясен яисә гавами-хокукый компанияне оештыручы коммерцияле оешма белән идарә итә ала. Мондый компания акцияләренең яртысыннан артыгы дәүләт милкендә яки гавами-хокукый компания милкендә булырга тиеш.
Дәүләт хезмәткәре «әгәр федераль конституцион законнар яки федераль законнар белән башкасы билгеләнмәгән булса» Татарстан Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә компания идарәсендә катнашырга хокуклы була, дип төгәлләштерелә.
Билгеләп үтик, гамәлдәге закон нигезендә дәүләт хезмәткәре эшкә яллаучы вәкиленә алдан хәбәр итеп, башка түләүле эшне башкарырга хокуклы. Әмма бу мәнфәгатьләр конфликтына китермәскә тиеш.