news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтендә» салымнар түләү функциясе барлыкка килде

«Дәүләт хезмәте» порталын кулланучыларның НДФЛ, җир һәм транспорт салымы, шулай ук милеккә салым түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә. РИА Новости шул хакта яза.

«Хәзер «Дәүләт хезмәтендә» салым турындагы хәбәрне алырга һәм аны түләргә мөмкин. Башка кәгазь хатлар көтәргә, почта яки Федераль салым хезмәте бүлекләренә йөрергә кирәкми», диелгән басмада.

Ведомствода яңа сервисның физик затлар өчен генә эшләвен аныкладылар.

«Сервисны ничек тоташтырырга: салым турында хәбәр алуга ризалыгыгызны Федераль салым хезмәтенә җибәрегез; «Госключ» кушымтасында формалаштырылган гаризага имза куегыз; ризалыкның кабул ителүе турындагы хәбәрне көтегез, ул берничә минутта киләчәк», - дип өстәделәр ведомствода.

Хәбәрләр һәр елны салым түләүнең иң соңгы көне – 1 декабрьгә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100