Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Умеровның 60 яшьлек юбилей кичәсендә: Авырлыклардан курыкмаган шәхес
Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган этнохореолог, фольклорчы, культурология фәннәре кандидаты Дәүләт Умеровның 60 яшьлегенә багышланган юбилей концерты узды.
- Дәүләт Умеров Әстерхан өлкәсе Кызан авылында туып үскән. Әстерханда балалар өчен «Мирас» ансамблен оештыра. Бүгенге көндә ансамбль Казанда эшли. Балалар төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребез биюләрен башкара.
- Дәүләт Умеров фольклор экспедицияләрендә татар биюләрен торгызу белән шөгыльләнә. Аларны язып кына алмый, сәхнәгә тулы номер итеп әзерли. Алар арасында Пермь, Себер, Самара, Әстерхан, Кырым татарлары, керәшен биюләре бар. Төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның фольклор музыкаль материалы, биюе, сәхнә образларын костюм аша ача. Казан мәдәният институтының хореография кафедрасында студентлар укыту эше белән дә шөгыльләнә.

Институт ректоры Роза Әхмәдиева юбилярны котлау сүзендә: «Дәүләт Исмәгыйлевич биюләрне куючы хореограф һәм башкаручы артист кына түгел, аларны тирәнтен өйрәнеп, фән буларак татар биюе өлкәсенә зур өлеш керткән галим! Студентларга бай мирасыбызны тапшыруга куйган хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!» – диде.

«Татар халкының биюләрен яңадан татар мирасына кайтарды»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады.

«Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының теле, мәдәниятен үстерүдәге, гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана», – дип язылган иде Рәхмәт хатында.
Сөләйман Рәхимов Дәүләт Умеров белән якташлар булуын әйтте. «2005 елда Казанга күченеп килгәч: «Дәүләт, авыр булыр, мин үзем дә ул юлларны үттем. Фатир юк, бернәрсә дә юк, ничек эшләрсең монда?» – дидем. Әмма кешедә тырышлык, теләк бар бит. Ул Әстерханда яшәгәндә «Мирас» ансамблен оештырды. Казанга күченгәндә исә Әстерхан халкы елый язды. Дәүләт Әстерхан татарларының биюләрен авылдан-авылга йөреп, җентекләп җыйган кеше. Аның әтисе Исмәгыйль абый да бик атаклы биюче иде. Ул татар халкының биюләрен яңадан татар мирасына кайтарды», – диде Сөләйман Рәхимов.
«Аның тагын да бер бик көчле ягы бар – ул балалар белән эшли. Балаларның йөзләре нурлы, якты, сәхнәдә биегәндә бик бәхетле! Дәүләт, сиңа саулык-сәламәтлек, киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Яныңда бик матур гаиләң бар, алар сиңа ярдәмче, һәм син бәхетле әти, чөнки синең кызың эшеңне дәвам итә. Шуңа күрә саулык-сәламәтлек һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Мирас»ны Казанга күчереп, үзенә бер «дәүләт» төзеде»
Концерт төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкының биюләре – экспедиция вакытында җыелган материалларга таянып әзерләнгән номерлар белән дәвам итте. Шулай ук Дәүләт Умеровка Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имзалаган «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медаль дә тапшырылды. «Бөтен Казан мәктәпләре исеменнән тапшырабыз. Балаларга татар мәдәниятен һәм бию сәнгатен үстерүдә бәяләп бетергесез эш башкарган легендар шәхесебез ул», – диде Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 номерлы мәктәбе директоры Роберт Мансуров.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев әйтүенчә, Дәүләт Умеров – авырлыклардан курыкмаган шәхес. «Аның исеме дә җисеменә туры килә. Дәүләт! Әстерхан өлкәсе Кызан авылыннан «Мирас» проектын Казанга күчереп, монда үзенә бер «дәүләт» төзеде. Хәзер инде ул танылган коллектив. Дәүләтнең бөтен гаиләсе шушы проектта, шушы эштә. «Мирас»ка, Дәүләтнең милли хәзинәгә керткән өлешенә шатланып торабыз. Сәламәтлек телибез, дәвамлы булсын! Яңа үрләр, яңа җиңүләр булсын», – диде ул.
«Татарларның бердәнбер этномузыкологы»
Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та юбилярга котлау сүзләрен әйтте. «Моннан 25 ел элек фольклор ансамблендә эшли башлаганда Дәүләт белән якыннан таныштым. Аны чакырып: «Безгә югалып бара торган биюләрне өйрәтерсең әле», – дидек. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә, Татар дәүләт филармониясендә, 30лап илдә ул куйган биюләрне күрсәттек! Дәүләт әле дә балалар белән эшләвен дәвам итә, чөнки ул безнең тамырыбыз. Әгәр һәрберебез балалар белән эшләсәк, без чын мәгънәсендә дәүләт булырбыз!» – диде ул.
«Алга таба да матур итеп эшләргә насыйп булсын. Бер дигән гаиләң бар, өстәвенә институтта да укытасың. Мин дә заманында әлеге институт кысаларында эшли башлаган идем, әмма Дәүләтне бер генә минутта да онытканым юк», – диде ул һәм ансамбль белән шигъри-музыкаль номерлар тәкъдим иттеләр.
«Җомга көн» татар фольклор ансамбле җитәкчесе, профессор Алсу Еникеева Дәүләт Умеровны татарларның бердәнбер этномузыкологы булуын билгеләп үтте. «Сез бөтен дөньяга бер! Без Сезне бик яратабыз! Сезне бик хөрмәт итәм, рәхмәтлемен! Бергә эшлибез, бергә җырлыйбыз, уйныйбыз, биибез. Тормыш иптәшегез Әдиләгә рәхмәт, чөнки ир-атның тормышында бик күп нәрсә хатыныннан тора», – диде ул.
«Балаларыбыз максатларга ирешергә, бурычлар куярга өйрәнде»
Дәүләт Умеровны «Мирас» ансамбленә йөргән балаларның әниләре дә котлады. «Профессиональлегегез, сәнгатькә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәтлебез. Белемегезне безнең балаларга тапшырасыз, балалар Сезне бик тә ярата. Хөрмәтебез чиксез!» – диделәр.
Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларыгызның әти-әниләре дә рәхмәт сүзләре әйтте. «Балаларыбыз «Мирас» ансамблен тәмамлап чыксалар да, күңелебез һаман Сезнең белән. Халкыбызга карата уяткан мәхәббәт өчен бик зур рәхмәт! Сезне хөрмәтлибез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Мондый юбилейларны бары тик сөйләрлек сүзе һәм күрсәтерлек эшләре булган шәхесләр генә үткәрә ала. Сез моңа лаек!» – диделәр.
«Балаларыбыз максатларга ирешергә, бурычлар куярга өйрәнде. Хәзер инде кызыгыз Элеонора да балаларга белем бирә: ул укытучы буларак та, артист буларак та искиткеч кеше. Киләчәктә дә чәчәк атуыгызны, башлангычларыгызның, балаларыгызның тагын да ачылуын һәм үсүен телибез!» – диде ата-аналар.

«Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм»
Дәүләт Умеров юбилей кичәсендә катнашкан һәм котлау сүзләре җиткергән һәркемгә рәхмәт әйтте. «Роза Шәйхәйдәровна, мөмкинлек биргәнегез өчен, барлык хезмәттәшләремә рәхмәт! Монда һәм хәзер булуым белән бәхетлемен. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим. Алга таба да бергә үсеш кичерергә, чәчәк атарга язсын. Балалар, сезгә бик зур рәхмәт!» – диде ул. Юбилей кичәсе күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
-
Дәүләт Исмәгыйль улы Умеров – 1966 елның 27 июлендә Әстерхан өлкәсе, Кызан авылында туган. Хореограф, этнохореолог, культурология фәннәре кандидаты (2018), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2012 елдан). «Татар этник биюләре» китабы авторы. Казанның Идел буе районының Балалар сәнгать мәктәбендә хореография укытучысы, «Мирас» балалар үрнәк ансамбле җитәкчесе-баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме (2016 елдан). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз