news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак инспекциясе: Фатирда температура +20 градустан түбәнрәк булса, акча кире кайтарыла

Торак инспекциясе: Фатирда температура +20 градустан түбәнрәк булса, акча кире кайтарыла
Фото: «Татар-информ» архивы

Әгәр фатирның температурасы законда билгеләнгән +20 градустан түбән булса, җылыту өчен түләү яңадан исәпләнергә тиеш.

Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татарстан 24» телеканалында «Галстуксыз интервью» программасында шул турыда сөйләде.

Алып баручы түрәдән, җылытуга карамастан, Гаврилов урамындагы кайбер йортларда хәзер фатирда нибары +13 градус, аларга нишләргә дип кызыксынды.

«Мондый очракларда милекчеләр идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр компания чаралар күрмәсә, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Без тикшерәчәкбез. Әгәр бу факт расланса, идарәче компания административ җаваплылыкка тартылачак», – дип ышандырды Крайнов.

Ул шулай ук «әгәр фатирның температурасы 20 градустан ким булса, яңадан исәпләү, ягъни коммуналь хезмәт өчен түләүне киметү күздә тотыла», дип искәртте.

Түбән температураны теркәү өчен Дәүләт торак инспекциясе башлыгы «идарәче компанияне чакырырга һәм алар фатирда температураны үлчәргә тиеш», дип тәкъдим итте. Әгәр компания вәкилләре килми икән, милекче үзенең ике күршесен, Торак милекчеләре ширкәте рәисе булса тагы да яхшырак, чакырып, алар белән акт төзергә кирәк.

«Ләкин тагын бер сорау – ничек һәм нинди приборлар белән үлчисез? Иң яхшысы  – торак-коммуналь инспекция инспекторын чакыру, чөнки алар барысы да үлчәү өчен приборлар белән тәэмин ителгән», – дип өстәде Сергей Крайнов.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләренең дөреслеген тикшерергә кушкан иде. Соңрак Казан халкына коммуналь хезмәтләр өчен артык түләүләргә шикаятьләрне кая бирергә кирәген әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100