news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча айлык түләүнең артуы турында хәбәр итте

1 гыйнвардан Татарстанда социаль ипотека программасы кысаларында беренчел взносны туплау өчен мәҗбүри айлык түләү үзгәрде. Хәзер ул 11,99 мең сум тәшкил итә. Үзгәрешләр турында республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итте.

Хәбәрдә бала туганда яисә уллыкка алганда гаилә программада исәпкә куелгач бирелә торган субсидияне беренчел кертем сыйфатында файдаланырга мөмкин булуы ачыклана. Мондый түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә.

ТР Дәүләт торак фонды искә төшергәнчә, мондый түләү катнашучыларны айлык минималь түләүләрдән азат итми.

news_right_1
news_right_2
news_bot