news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советының яңа депутаты Нина Шимина Социаль сәясәт комитетында эшләячәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа депутаты Нина Шимина Социаль сәясәт комитетында эшләячәк. ТР Дәүләт Советының 52нче утырышында парламентарийлар әлеге карарны хуплады.

«Яңадан сайланган депутат Нина Шимина Социаль сәясәт комитетында эшләргә теләк белдерде һәм шул хакта гариза тапшырды», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Буш депутат мандаты депутат Александр Тыгинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуына бәйле рәвештә барлыкка килде һәм быелның февралендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Нина Шиминага тапшырылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot