news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 24 декабрьдә була

Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 24 декабрьдә була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 24 декабрьдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы йомгаклау утырышының көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре транспорт салымы турында, Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларының беренче укылышка әзерләнүен билгеләп үтте. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салуга, инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарына квота куюга һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен резервлауга юнәлдерелгән республика законнары проектларын беренче укылышта карау планлаштырыла.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, унҗиденче утырышта республика территориясендә алкогольсез тонус күтәрүче эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыю һәм чикләү турындагы закон проектын карау күздә тотыла. Закон проекты Дәүләт Советына Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзалары, депутатлар Артур Габделҗанов, Марат Галиев һәм Рәгать Хөсәенов тарафыннан кертелде.

Федераль законнар һәм Дәүләт Советының агымдагы елга эш планы нигезендә утырышның көн тәртибенә Министрлар Кабинетының Гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы докладын кертергә тәкъдим ителә, аны сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим итәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» мәгълүмат биреләчәк. Аның белән республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясаячак.

Традиция буенча Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында җиденче чакырылыш республика парламенты эше турындагы мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырыш башланыр алдыннан һәм тәнәфесләр вакытында республика парламентында традицион «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узачак, аның кысаларында депутатлар һәм чарага чакырылганнар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятимнәрнең, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның һәм махсус операциядә катнашучыларның балаларының яңа ел хыялларын тормышка ашыра алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot