news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының релокантларның милкен арестлау турындагы закон проектын хупладылар

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты элегрәк ТР Дәүләт Советы эшләгән закон проектын хуплады. Республика депутатлары инициативасы нигезендә, Россиядән киткән гражданнарны ил мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов телеграм-каналында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, закон проекты административ хокук бозу турындагы эшне карауның гомуми тәртибен сакларга, кайбер процедураларны гына үзгәртергә тәкъдим иткән. Гражданин чит илдә булу сәбәпле аңа хәбәр җибәрү һәм хокук бозучы үзе булмаган килеш эшне карауның яңа тәртибен билгеләргә теләгәннәр. Шулай ук хокук бозу турындагы карар үз көченә керү һәм «кассацион» тәртиптә шикаять белдерү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим ителгән.

Россиядә закон проекты кабул ителгән очракта, алга таба административ штраф салу өчен киткән россиялеләрнең милкен кулга алачаклар.

Фәррахов ассызыклаганча, икенче укылышка әлеге закон проектында хөкүмәт, Югары суд, Дәүләт Думасы аппаратының хокук идарәсе һәм Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитетыннан кабул ителгән тәкъдимнәр исәпкә алыначак.

Депутат сүзләренчә, закон проектын 13 майда тагын бер кат караячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100