Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советының махсус операциядә катнашучы депутатлары Әтиләр көне белән котлады
Бүген, 20 октябрьдә, Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин указы белән «гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә әти кешенең әһәмиятен арттыру» өчен гамәлгә куелды. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советының махсус хәрби операциядә катнашучы депутатлары — үзләре дә әти булган ир-егетләр республика халкын бәйрәм белән котлады. Бу хакта төбәк парламенты телеграм-каналында хәбәр ителә.
Депутатларның кайберләре – күп балалы әтиләр. Алар өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм депутат Марат Галиев ике бала үстерсә, депутатлар Рушан Минһаҗев һәм Эдуард Шәрәфиев исә дүрт бала тәрбияли.
Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә, диде Рәсим Баксиков. Аның фикеренчә, нәкъ менә гаиләдә төп кыйммәтләр һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләнә. «Гаилә – иң мөһим һәм иң ныклы әйбер булырга тиеш. Баланың дөньяга карашын формалаштыруга һәм аның патриотик үзаңына беренче чиратта әти-әниләр йогынты ясый», - дип саный депутат.
Рушан Минһаҗев, үз чиратында, әтисе биргән тәрбияне балаларына тапшыруын билгеләп үтте. «Әтиемне яхшы һәм ышанычлы кеше дип саныйм. Аның беркайчан да яшьтәшләре белән үзен тупас тотканын, өлкәннәргә ихтирамсызлык белдергәнен күргәнем булмады. Ул мине тәртипле, кешелекле булырга, үзем өчен генә түгел, илебез өчен дә җаваплы булырга өйрәтте. Аңа рәхмәт әйтәсем килә. Әти — гаиләбезнең горурлыгы һәм терәге», — дип ассызыклады парламентарий.
Россиядә традицион гаилә кыйммәтләрен нәкъ менә әти кеше тәрбияли, дип саный Эдуард Шәрәфиев. «Әтиләр көне – безнең илдә әле яшь, ләкин бик мөһим бәйрәм. Безнең илдә традицион гаилә кыйммәтләрен нәкъ менә әти кешеләр тәрбияли, дип саныйм. Хатыным белән балаларымның фотоларын һәрвакыт эш өстәлендә тотам. Без, әти кеше буларак, балаларыбызда нык характер һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү өчен барысын да эшлибез», — диде ул.
Ата кеше – ул үз гаиләсен һәм Туган илен саклаучы, шулай ук балалары өчен төп остаз, дип белдерде Марат Галиев. «Хөрмәтле дуслар, коллегалар, ир-атлар! Сезне Әтиләр көне белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим. Сез – киләчәк буын өчен терәк, яклаучы һәм остаз. Аларга (балаларга — Т-и иск.) шәхес буларак формалашуда ярдәм иткәндә, сез эш һәм гамәлләрегез белән күнекмәләрегезне тапшырасыз, безнең киләчәк буынны тәрбияләүгә нигез салачак яхшы үрнәк күрсәтәсез», - дип ассызыклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз