news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 22 июльдә була

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 22 июльдә сәгать 10да башлана. Бүген парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүдәт Советы матбугат хезмәте.

Әлеге утырыш – язгы сессиядә соңгысы. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән ун республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов соңгы вакытта республикада депутатлар катнашында узган вакыйгаларны билгеләп узды, алда торган мөһим чараларга тукталды.

Аерым алганда, 17-18 августта, парламент каникулларыннан соң ук, Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дүртенче халыкара форумы узачак.

13 августта Яр Чаллыда педагогик хезмәткәрләрнең традицион республика август конференциясе була.

«Әлбәттә, 20 нче сентябрьгә билгеләнгән 9 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мөһим сәяси вакыйга булачак. Бер үк вакытта Биектау бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар да узачак. Сайлау округларында партия линиясе буенча да зур эш көтелә», – дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина беренче укылышка ун закон проекты әзерләнгәнен әйтте. Аларның күпчелеге — республика законнарына, аерым алганда, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, оешмалар милкенә салым, җирле үзидарә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары.

Шулай ук, ТР Административ хокук бозулар турында кодексына һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм адреслы социаль ярдәм турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Егерме икенче утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы сатып алулар эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турында мәсьәлә кертелә. «Дәүләт Советы карары проекты Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында алдан каралды һәм тикшерелде», – дип хәбәр итте Лилия Маврина.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында демографик сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат биреләчәк.

Егерме икенче утырышта шулай ук парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов җиткерәчәк.

Бүгенге утырышта дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Рәхмәтенә хезмәт ветераны Александр Гусев һәм парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов лаек булды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада җирле үзидарә үсешенә зур өлеше өчен, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Камил Гыйльмановка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot