Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советының алты чакырылышы депутатлары 30 елда 2,6 меңнән артык закон кабул иткән

Утыз ел элек, 1995 елның 30 мартында, беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы узды. 30 ел дәвамында алты чакырылыш депутатлары барлыгы 2,6 меңнән артык закон кабул иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның сигезенче утырышында хәбәр итте.
«Бүген без мөһим дата билгеләп үтәбез: 30 ел элек Татарстан парламентаризмын үстерүдә яңа адым ясалды – беренче чакырылыш республика Дәүләт Советы төзелде һәм эшкә кереште», - дип белдерде ул.
Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда оешкан вәкиллекле хакимият системасы гасырдан артык бай тарихка ия. Мәсәлән, 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында Декрет кабул ителгән, ә инде 26 сентябрьдә Казанда советларның беренче съезды булган. Ул үз компетенциясе чикләрендә законнар раслаган, сәяси һәм икътисади эшчәнлек, милли, социаль-мәдәни сәясәт, административ-территориаль төзелеш мәсьәләләре буенча республика белән җитәкчелек иткән.
Парламентның практикасында, совет дәүләт төзелеше тәҗрибәсен туплауда 1938 елдан 1990 елга кадәр 11 чакырылыш дәвамында эшләгән ТАССР Югары Советының роле зур, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
«Вәкиллекле халык хакимияте үсешендә борылыш мизгеле дип 1990 елның мартында 12 чакырылыш ТАССР Югары Советына беренче тапкыр альтернатив нигездә узган сайлауларны атарга була. Демократия күзлегеннән караганда яшь кенә булган әлеге парламент миллионлаган татарстанлының тормышында чагылыш табып кына калмыйча, бөтен Россия дәүләте тарихына йогынты ясаган чын мәгънәсендә хәлиткеч карарлар кабул итте», - дип ассызыклады ул.
12нче чакырылыш Югары Советының халык депутатлары республиканың заманча дәүләтчелегенең хокукый нигезләрен яңа баштан диярлек формалаштырды, дип өстәде Мөхәммәтшин. «Иҗтимагый һәм сәяси көчләр һәм эксперт бергәлеге катнашындагы күпсанлы дискуссияләрдә федератив мөнәсәбәтләрнең конституцион-килешү моделенә таянган оптималь карар табылды. Бүгенге көндә Югары Совет салган хокукый нигез безнең закон чыгару бинасының ышанычлы терәге булды, дип ышанып әйтергә була», - дип дәвам итте ул.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының Югары Советның дәвамчысы буларак башкарган 30 еллык эшчәнлеге парламент демократиясенең алга таба үсеше, республиканың социаль-икътисади үсеше өчен сыйфатлы хокукый мохит булдыру, татарстанлыларны лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итү, шулай ук бердәмлек һәм татулыкны саклап калу чоры булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз