news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы төбәк дәүләт символларын ихтирам итмәү өчен җәза бирү тәкъдиме кертә

Татарстан Дәүләт Советы РФ субъектларының дәүләт символларын хөрмәт итмәүне белдергән өчен өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә торган федераль закон проекты эшләде. Бу шундый мәгълүматны интернетта таратуга кагыла. «Татар-информ» шул хакта яза.

Хәзерге вакытта РФ Административ хокук бозулар кодексында кешелек дәрәҗәсен кимсетү һәм җәмгыятьтә әхлаксызлык, Россия символларын ачыктан-ачык ихтирам итмәү булган мәгълүматны интернетта тартакан өчен җаваплылык каралган.

Шул ук вакытта федераль законда «кешелек дәрәҗәсен кимсетү һәм җәмгыятьтә әхлаксызлык, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык» булган мәгълүматны карауны чикләү тәртибе язылмаган, диелә документка аңлатмада.

Закон проекты федераль законның «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында»гы маддәләрен «РФ субъектлары дәүләт хакимияте атрибутларын тиешенчә яклау өчен» кирәкле нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим итә.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы маддәсенә үзгәрешләр кертү өчен федераль закон проектын әзерләде. Аерым алганда, 20.1 маддәсен төбәкләрнең рәсми дәүләт символларына күрсәтеп тулыландырырга тәкъдим ителә.

ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасына федераль закон проектлары кертү буенча закон чыгару инициативаларын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында карау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100