news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында республика гражданнарын патриотик тәрбияләү турында канун тәкъдим ителде

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика гражданнарын патриотик тәрбияләү турында канун проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Алга таба закон Татарстан Дәүләт Советы утырышында каралачак.

«Закон проекты Татарстан Республикасында патриотик тәрбиягә карата бердәм караш урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

Күпчелек депутатлар патриотик тәрбия мәсьәләсен ни сәбәпле законнар белән көйләргә кирәклеген аңламауларын белдерде. «Бу әнигә карата мәхәббәт турында закон кебек кабул ителә», – дип билгеләп үтүчеләр булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100