Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советында «Бер-береңә экология турында» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары экологик берләшмәләр активистлары белән очрашты. Очрашуда «Бер-береңә экология турында» III республика конкурсында җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Экоактивистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Узган елда «ЭКОдулкын» яшьләр экологик оешмалары VIII республика форумы кысаларында «Бер-береңә экология турында» III республика социаль әһәмиятле проектлар конкурсы узды. Конкурс финалында экспертлар сайлап алган җиде җиңүче проектын гамәлгә ашыруга грант алды. Грант ярдәменең гомуми суммасы якынча 300 мең сумны тәшкил итте.
«Конкурсны инде өченче ел рәттән үткәрәбез. Бүген без парламентка проектларын әзерләп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыручы җиңүчеләрне чакырдык. Бу экология идеясе белән янучы иң актив яшьләр. Ягъни бу табигатьне, үз илен, Туган җирен яратучы кешеләр», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.
Ул хәбәр иткәнчә, өч елда конкурста катнашу өчен 300дән артык гариза кабул ителгән. «Экологик чаралар безнең традициягә әйләнергә тиеш. Быел «Чиста булачак» хәрәкәте белән тагын да күбрәк чаралар уздырырбыз дип ышанам. Эш планына ким дигәндә йөз төрле чара кертергә кирәк. Шунысын дә билгеләп үтәргә кирәк, безнең «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте 10 меңнән артык кешене берләштерә», - диде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз