news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашты

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Милли Генгеш (парламентның югары палатасы) Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашты. Парламентарийлар Россия-Төрекмәнстан диалогы кысаларында парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәкъ 10 ел элек, 2012 елның 19 маенда, Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Төркмәнстанга визиты барышында Татарстан Дәүләт Советы һәм Төрекмәнстан Мәсләхәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Килешү парламентара хезмәттәшлеккә яңа импульс бирде», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты башлыгы парламентара элемтәләрне активлаштыру мөһим дип саный, шул исәптән комитетлар дәрәҗәсендә дә.

«Без үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш, – дип билгеләп үтте Гурбангулы Бердымухамедов, – безнең өчен актуаль булган мәсьәләләр буенча сезнең фикерегезне ишетү һәм тәҗрибә уртаклашу мөһим». Төрекмәнстан парламенты башлыгы Россия-Төрекмәнстан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы парламентара элемтәләрне алга таба үстерү яклы булуын белдерде һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын Ашхабадка рәсми визит белән килергә чакырды.

Татарстан белән Төрекмәнстанны күп нәрсәләр бәйли, дип саный парламентарийлар. Барыннан да элек, сәүдә-икътисади элемтәләр. Гурбангулы Бердымухамедов билгеләп үткәнчә, Россия һәрвакыт Төрекмәнстанның стратегик партнеры булды, ике дәүләт арасында тыгыз төбәкара багланышлар җайга салынды. «Шул ук вакытта Төрекмәнстан һәм Россия товар әйләнешенең төп өлеше Татарстан белән бәйле, – диде ул, – безнең мөнәсәбәтләр алга таба да үсәчәк дип ышанам».

Татарстан белән Төрекмәнстанның гуманитар багланышлары да көчле. «Безнең республика югары уку йортларында бүген Төрекмәнстаннан бик күп студентлар белем ала, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - республикада яшәүче 173 милләт вәкилен берләштерә торган Татарстан халыклары Ассамблеясе составында төркмән милли-мәдәни берләшмәсе актив эшли». Гурбангулы Бердымухамедов республика җитәкчелегенә Татарстанда Төрекмән диаспорасына зур игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Милли Генгеш (Парламент) Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов Казанга бер көнлек визит белән килде, аның төп максаты - «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты эшендә катнашу.

Очрашуда Төркмәнстан парламенты комитетлары рәисләре Гуванчмырат Агаев, Мәхри Башимова, Мердан Туваков, Төрекмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батыр Ниязлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100