Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы утырышында патриотик тәрбия, бюджеттагы үзгәрешләр хакында фикер алышалар
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачыла. Анда депутатлар патриотик тәрбия турындагы закон проектын караячак. Аның хакында фикер алышу өчен парламентта тәкъдим ителмәгән партияләрнең вәкилләрен чакырыла.
Елына бер тапкыр Дәүләт Советы утырышына билгеле бер мәсьәләне карау өчен Татарстанда теркәлгән, әмма парламентта тәкъдим ителмәгән барлык партияләрне чакыралар. Хәзерге вакытта республикада 20 сәяси партия исәпләнә, шуларның икесе парламентта тәкъдим ителгән. Шул рәвешле, 18 партияне утырышта катнашу өчен аерым чакырганнар.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 30 мәсьәлә, шул исәптән республиканың 17 закон проекты һәм алты федераль закон проекты кертелгән.
Әйтик, беренче укылышта фикер алышу өчен киләсе елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты тапшырылган. Әмма депутатлар документны парламент утырышының 2 ноябрьгә билгеләнгән икенче өлешендә карарга ниятли. Бүген исә 14.00 сәгатьтә «2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына ТР бюджеты турында»гы закон проекты буенча парламент тыңлаулары узачак.
Моннан тыш, көн тәртибенә 2023 елга ТР бюджетына, җирле үзидарә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, ирекле янгын сагы, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләре, ТР Иҗтимагый палатасы турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган 12 канун проекты кертелгән.
Парламентарийлар Дәүләт Думасына федераль закон проектларын тапшыру буенча Татарстан Дәүләт Советының ике закон чыгару инициативасы хакында фикер алышачак. Алар РФ Административ хокук бозулар турында кодексында һәм «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт хакында», «Альтернатив гражданлык хезмәте турында»гы федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз