news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев белән янәшә утыра

Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы уза. 19нчы утырышта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда киткән иде. Хәзер ул - Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырышта катнаша һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән янәшә утыра.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып бара.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад тәкъдим ителә. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot