Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы утырышында депутатларга янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат биреләчәк
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышы бүген Казанда узачак. Аның көн тәртибендә - 19 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышка әзерләнгән 15 республика закон проекты.
Депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым турында, муниципаль хезмәт турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, җәмәгать судьялары турында, «хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын караячак.
Парламентарийлар шулай ук 2026 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгели торган закон проекты турында да фикер алышачак.
Моннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат биреләчәк. Хөкүмәт сәгатендә депутатлар республикада янгын куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматны тыңлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз