news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы утырышында дүрт җәмәгать судьясы билгеләп куелды

Бүген ТР Дәүләт Советының 22нче утырышында җәмәгать судьялары билгеләп куелды. Аларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Татарстанда өч елга түбәндәге җәмәгать судьялары сайланды.

Депутатлар Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогына – Азат Васыйл улы Яһүдин, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогына Лүзия Әмир кызы Ганиева кандидатураларын хуплады.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп вәкаләтләр чоры чикләнмәгән вакытка Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 2 нче суд участогына Ләйсән Вагыйз кызы Исмәгыйлева билгеләнде.

Сарман районы буенча 1нче суд участогына җәмәгать судьясы вазифаларын башкару отставкадагы судья Илнур Юнысовка бер еллык срокка йөкләнде.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып бара. Парламент утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot