Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы сирәк авырулы гражданнарга дарулар турындагы мөрәҗәгатьне Мәскәүгә юллый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Дәүләт Советы сирәк очрый торган авырулары (орфан) булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьне Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга юллаячак. Депутатлар, аерым алганда, төбәкләрдән кыйммәтле препаратлар белән тәэмин итү бурычын алуны һәм федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертүне сорый. Документ VI чакырылыш республика парламентының 42нче утырышында хупланды.
«Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә ия булу гражданнарның иң мөһим конституцион хокукларының берсе булып тора. Шул ук вакытта РФ субъектлары орфан авырулы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү тәртибенә бәйле проблемалар белән еш очраша. Ул федераль дәрәҗәдә билгеләнде», - диде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
Аерым алганда, «Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы федераль закон буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 14 югары чыгымлы нозологиядәге (гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм авыруы, Гоше авыруы, таркау склероз һәм башкалар) авыруы булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итәргә тиеш.
Шундый авырулардан интегүче гражданнарга бу исемлеккә кермәгән дарулар билгеләнгән очракта, алар белән төбәкләр тәэмин итәргә тиеш. Сүз Россия территориясендә теркәлмәгән кыйммәтле препаратлар турында да бара, дип ачыклык кертте Захарова.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу проблема Татарстан өчен генә түгел, ә Федерация субъектлары өчен дә актуаль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз