news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы Россия төбәкләренә фәннәр академиясе булдырырга рөхсәт бирергә тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Федерация субъектларына төбәкләрнең бюджет учреждениеләре формасында дәүләт фәннәр академияләре булдыру хокукы бирергә тәкъдим итте. «Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелә торган закон проекты республика парламенты тарафыннан РФ Закон чыгаручылар Советына тәкъдим ителде.

«Федераль закон проекты белән Россия Федерациясе субъектлары дәүләт фәннәр академияләренең хокукый статусы үзенчәлекләрен билгеләргә тәкъдим ителә», диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документ нигезендә, төбәкнең дәүләт фәннәр академиясе милкен гамәлгә куючы һәм милекчесе булып Россия субъекты тора. Гамәлгә куючы һәм милекче итеп төбәкнең югары башкарма органын ясарга тәкъдим ителә.

Төбәк фәннәр академиясе президенты академикларның гомуми җыелышында сайланыр дип көтелә. Россия субъекты җитәкчесе аны вазифасына раслаячак һәм аннан азат итәчәк.

Академияне төбәк бюджеты хисабына финанслау планлаштырыла. Федераль бюджет акчаларын конкрет фәнни, фәнни-техник программалар һәм проектларга, инновацион проектларга бүлеп бирү тәкъдим ителә.

«Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында» федераль законның 12 маддәсендә Россия хакимияте органнарының федераль дәүләт фәнни оешмаларын төзү, үзгәртеп оештыру, бетерү, аларны гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру хокукы беркетелгән. Шул ук маддәдә төбәк фәнни оешмаларына карата тиешле хокук РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына да бирелгән.

Әмма бу законның башка маддәсендә дәүләт фәннәр академияләре сыйфатында фәкать федераль органнар тарафыннан гамәлгә куелган фәннәр академияләре атала.

«Мондый хокукый бушлык төбәк фәннәр академияләрен гомумроссия фәнни һәм инновацион үсеш процессыннан чыгара, Россиянең күп кенә төбәкләре өчен мөһим бурычларны хәл иткәндә федераль ярдәм алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә», - дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100