Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы металл булмаган чимал тапканда салым ставкасын үзгәртергә тәкъдим итә
Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына, нигездә, төзелеш индустриясендә кулланыла торган металл булмаган чимал очрагында файдалы казылмалар чыгаруга салымны исәпләү кагыйдәләрен үзгәртә торган закон проектын тапшырды. Закон чыгару инициативасы проекты Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта, нигездә, төзелеш индустриясендә кулланыла торган металл булмаган чимал чыгарганда файдалы казылмалар табуга салым ставкасы 5,5 процент тәшкил итә. Сүз киң таралган һәм җирле әһәмияткә ия җир асты байлыклары участокларында чыгарыла торган файдалы казылмалар турында бара.
Татарстан парламентарийлары мондый очракларда салым базасын натураль чагылышта (нефть, газ, күмер үрнәгендә), ягъни, нигездә, төзелеш индустриясендә кулланыла торган металл булмаган чималның кубометрларында билгеләргә тәкъдим итә.
Депутатлар салым ставкасын 1 кубометр өчен 34 сум күләмендә билгеләргә тели. Шул ук вакытта, алар 2023 елда киң таралган файдалы казылмалар сатуның уртача бәясенә сылтама ясый (Росстат мәгълүматлары нигезендә).
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы төбәкләргә, «файдалы казылманың төренә, аны чыгару шартларына һәм төбәктәге сату бәяләренә бәйле рәвештә» күрсәтелгән база ставкасын ун тапкырга киметү яки арттыру хокукын бирүне сорый.
Шул ук вакытта, аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда ТР бюджетына киң таралган файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча керемнәр, табылган чимал 18,9 миллион кубометр булган очракта, 131,9 миллион сум тәшкил иткән.
Закон проекты кабул ителгән очракта, республика казнасына өстәмә рәвештә ярты миллиард сумга якын акча керәчәк.
«Закон проекты нигезләмәләрен кабул итү һәм гамәлгә ашыру Россия Федерациясенең башка субъектлары бюджетларының керем өлешенә дә уңай йогынты ясаячак», – дип искәртә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз