news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мобилизацияләнгән дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр кертергә җыеналар

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр кертергә телиләр. Алар хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылган очракта, хәрби хезмәт узу турында контракт яисә РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә үз теләге белән ярдәм күрсәтү турында контракт төзегәндә гамәлдә булачак. Әлеге закон проектын депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хуплады.

«Мондый гарантияләргә эшченең вазифасын саклау, хезмәт контрактының эш бирүче инициативасы буенча өзелүенә юл куймау, дәүләт гражданлык хезмәте яңартылганнан соң алты ай дәвамында түләүле отпуск бирү керә», — дип аңлатты комитет рәисе Альберт Хәбибуллин.

Моннан тыш, депутат сүзләренчә, дәүләт хезмәткәренең эш стажына хәрби хезмәт үтү чоры да исәпләнәчәк. Өстәмә гарантияләргә шул да кертелгән. Документ Татарстан законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгән, дип билгеләп үтте ул.

Комитет Татарстан Дәүләт Советына «ТР дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган закон проектын парламентның якындагы утырышында беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100