news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп Дамир Нургалиев билгеләнде

Икенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп биш елга Дамир Нургалиев сайланды. Карар утырышта кабул ителде.

«Миңа күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең белән уртак тел таба алырбыз, шуның нәтиҗәсендә киләчәктә республиканың яшьләр сәясәте һәм төбәгебезнең Яшьләр парламенты көчлерәк булыр», - диде Нургалиев.

Икенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Рәисе вазифасына барлыгы җиде кандидат дәгъва итте.

Нургалиев - Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, волонтерлыкны үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100