news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин бәйрәмнәргә чыгымнарны киметү кирәк дип саный

Украинада махсус хәрби операция барган шартларда, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин бәйрәмнәргә чыгымнарны киметү кирәк дип саный.

Бу хакта ул 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында әйтте. Фәдбир Сафин фикеренчә, махсус хәрби операция бюджет планнары үтәлешенә төзәтмәләр дә кертергә мөмкин. «Бу шартларда бәйрәмнәргә, Яңа елга бюджет чыгымнарын күпкә киметү дөрес булыр иде», - диде.

Депутат, шулай ук, эшмәкәрләр, предприятиеләр өчен кредитлар буенча ставкаларны киметү кирәк дигән фикердә. ТР Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп, ул: «Мөмкин булса, дәүләт катнашында гамәлдә булган акционерлык җәмгыятьләре дивидентлар алудан баш тартып, керемнәрен республика бюджетына күчерсен иде», - диде.

Фәдбир Сафин республикада бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы һәм пенсияләр күләменә карата да борчылуын җиткерде. «Социаль-иктисади күрсәткечләр буенча лидер булсак та, хезмәт хакы буенча без дүртенче дистә төбәкләр исемлегендә. Пенсиянең уртача күләме буенча округта Пермь, Самара, Киров, Түбән Новгород, Удмуртия өлкәләреннән калышып, алтынчы урында», - дип белдерде.

«Киләсе елга бюджетта бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыру каралган, ләкин күпкә түгел. Инфляцияне исәпкә алып, тормыш сыйфаты күпкә яхшыруын өмет итеп булмый. Республика мөмкинлекләреннән чыгып, бу сорауларга игътибар юнәлтү зарур. Бюджет ул – икътисадның көзгедәге чагылышы. Бюджет икътисад үсешенә карап тулылана барачак», - дип искәртте парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100