Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Менделеевск укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Менделеевск укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Ул бу елның апреленә кадәр махсус хәрби операция зонасында булды.
«Менделеев варислары» лицее укучылары сораулар бирде. Очрашудан соң сөйләшү темасының стандарт булмавын һәм кызыклы булуын таныдылар. 10нчы сыйныф укучысы Вероника махсус хәрби операциядә иң истә калган вакыйга турында сорады, Данилны хәрби хезмәткәрнең алгы сызыктагы стресс белән ничек көрәшүе кызыксындырды, ә 8нче сыйныф укучысы Максим Эдуард Шәрәфиев өчен хәрби хезмәттә иң кадерлесе ни булуына ачыклык кертте.
Эдуард Шәрәфиев укучыларга махсус операция 2022 елның февралендә башлануын, ул 2014 елда башланган конфликтка нокта кую өчен үткәрелүен искәртте. Ул үзенең сугышчан тәҗрибәсе һәм алгы сызыктагы көннәре турында сөйләде. Аның контракты 31 мартта тәмамланган.
Ул белдергәнчә, яшьләр традицион кыйммәтләр нигезендә тәрбияләнергә тиеш. Моның өчен Менделеевск шәһәрендә һәм тулаем илдә барлык шартлар да тудырылган.
«Һәр дәрес нәрсәгәдер өйрәтергә тиеш, әмма сезне өйрәтергә кирәкми. Теләсә нинди олы кеше сезнең лицейга кереп, үзе Ватанны яратырга өйрәнә ала», - дип билгеләп үтте Шәрәфиев.
Шулай ук депутат яшь буынны тәрбияләү ил җитәкчелегеннән торуына да игътибар итте.
«Без сезнең педагогларның ничек эшләвен күрдек! Болар барысы да ил җитәкчелегеннән, республикабыздан килә. Район җитәкчелеге кече ватанны, республиканы һәм тулаем илне ярата алсын өчен бөтен көчен куя», - диде ул.
Чара азагында катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз