news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутаты: Бюджетка өлешчә мобилизация өчен чыгымнарны кертергә кирәк

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев киләсе елның бюджетында өлешчә мобилизация буенча чараларга чыгымнарны исәпкә алырга тәкъдим итте. Бу хакта ул 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында әйтте.

«Бюджетта безнең хәрбиләргә ярдәм буенча бер сүз дә юк. Без республикадан аптечкалар булса да җыя алабыз бит», - ди Эдуард Шәрәфиев.

Ул бюджет чыгымнарына төзәтмәләр кертергә кирәк, дип саный. Мәсәлән, бәйрәмнәргә чыгымнарны киметергә, мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә.

«Бюджет яхшы, ләкин чынбарлыктан ерак. Нинди заманда яшәгәнне аңламаган кебек, әйтерсең, санкцияләр турында кичә генә, махсус операция турында бүген генә белгәнбез. Районнарның генпланнарын карарга кирәк. Муниципалитетлар буенча яңа закон кабул ителгәч, барыбер ул генпланнар, тотылган акчалар чүп чиләгенә салыначак», - ди депутат.

Эдуард Шәрәфиев юл фонды чыгымнарын да карарга кирәк, дип саный. «Авыл җирлекләре үзара салым акчасына юллар сала, алар ике-өч мәртәбә арзанрак була. Ник без фондтан юлларны шулай кыйбатка төзетәбез? Карарга кирәк», - диде.

Депутат фикеренчә, гаиләнең туендыручысы өлешчә мобилизациягә эләккән икән, гаиләсен тәэмин итәргә кирәк. «Мәктәптә кайнар ризык ашатуны оештыру, районнардан ярдәм итү кирәк. Әлмәт районына, мәсәлән, җиңелрәктер, ә кечерәк авыл районнарына кыенрак бит. Без әле узган 1941-1945 елгы сугыш балаларына да тулысынча ярдәм итә алмыйбыз, хәзерге балалар, ата аналары кайтмаса, я яраланса, ярдәм булмас дип уйлаячак бит», - диде.

Эдуард Шәрәфиев гуманитар йөк җибәрү белән бәйле мәсәләне җайга салуны сорады. «Бердәм штаб юк, кем ничек булдыра ала: кем – партия структуралары, кем – иҗтимагый оешма, кем – Министрлар Кабинеты, Президент аппараты аша. Әйдәгез, шушы сорауларны көйли торган штаб булдырыйк», - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр Алексей Песошинга.

Песошин сүзләренчә, андый штаб булдырылган, гуманитар йөк бер җирдә туплана. «Ярдәм күрсәтелә торган конкрет территорияләр билгеле, кая ярдәм кирәклеге буенча күрсәтмәләр бар», – диде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов фикеренчә, халыкка мәгълүмат җиткерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары эше дә җитәрлек түгелдер. «Шуңа мәгълүмат барып җитмидер», - диде.

«Вазгыять тиз үзгәрә, махсус операциягә, ярдәм чаралары өчен бөтен чыгымнарны берьюлы исәпкә алып бетереп булмыйдыр. Шулай да һәр очрак буенча карарлар кабул ителә. Ике батальонны җыйганда, аптечка, экипировкалар да бирелде. Мобилизацияләнгән кешеләр республика хисабына кирәк-яраклар белән тәэмин ителә. Федераль Хөкүмәт карары бар – төбәк моңа бюджет акчасын сарыф итә ала», - дип төгәлләде Алексей Песошин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100