news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатларын сайлауда сайлаучыларның 2,6 проценты өйдән тавыш биргән

Татарстанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда өйдән тавыш бирү мөмкинлегеннән 78,4 мең кеше яисә сайлаучыларның 2,6 проценты файдаланган. Бу хакта бүген Казанда узган йомгаклау матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«32 мең татарстанлы сайлауларда «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланды. Сайлаулар барышын 16 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесе күзәтте. ТР Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмати-белешмә үзәге эшләде. Республика сайлаучылары өчен кайнар линия телефоны эшләде, 730 шалтырату кабул ителде», - дип билгеләде ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе барлыгы 27 мөрәҗәгать кабул иткән: агитациягә кагылышлы сораулар буенча тавыш бирү көненә кадәр 21 мөрәҗәгать һәм тавыш бирү көнендә 6 мөрәҗәгать. Сайлау кампаниясе барышында Татарстанда беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучылар белән эш оештырылды, алар республикада 17 мең кеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100