news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Хәсән Туфан язмышы турында спектакль карады

Дәүләт Советы депутатлары Хәсән Туфан язмышы турында спектакль карады
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат үзәге

Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль күрсәтте. Труппа «Ерак йолдыз яктысы» спектаклен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итте.

«Спектакльләрне Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан технология һәм дизайн колледжы, Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге студентлары тамаша кылды. Спектакльнең татар телле версиясен, студентлар белән бергә, ТР Дәүләт Советы депутатлары да бәяләде», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Спектакль шагыйрь тарихын туры чагылдырмый: монда төп герой – узган гасырның 30нчы елларында репрессияләрдән зыян күргән барлык мәдәният эшлеклеләренең җыелма образы.

Спектакль төп геройның һәм аның тугры тормыш иптәшенең бөек мәхәббәте турында уйландыра. Актриса Луиза Салиәскәрова заманында «халык дошманы хатыны» тамгасының бөтен авырлыгын үз җилкәсенә алган. 16 ел дәвамында ул язмышка зарланмыйча, шагыйрьгә азык-төлек белән посылкалар җыеп җибәрә. Ире кайтырга ике ай кала аның гомере өзелә.

«Хәсән Туфан – татар халкының бөек шагыйре. Язмыш кырыслыгыннан сынмаган. Ул вакытта күпләр аның тормыш юлын кабатлады. Ләкин нәкъ менә Хәсән Туфан, барлык авырлыкларны кичереп, җиңүче булып чыкты. Яшь артистларыбызның мондый катлаулы материал куярга курыкмавына мин бик шат. Спектакль бик әйбәт килеп чыккан, ул тамашачы игътибарына лаек», — дип кичерешләре белән уртаклашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Залда булган күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар кебе үк, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев та күз яшьләрен тыя алмаган.

«Спектакльдәге вакыйгалар әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белән булган. Минем бабамны да сюжеттагы кебек үк репрессияләгәннәр, немец разведчигы дип атаганнар. Мин спектакль караганда шушы моңсу мизгелләрне күз алдыннан үткәрдем. Хәсән Туфанның ачы язмышы турындагы спектакльдә мин күз яшьләремне тыя алмадым», - диде ул.

«Созвездие-Йолдызлык» командасы бүгенге яшьләр киләчәктә мондый хәлләргә юл куймасын өчен тарихыбызның фаҗигале эпизодларын күрсәтә. Ул караңгы чорда кешене кеше дип санамаганнар, ә без үзебездә кешелеклелекне югалтмаска тиеш. Бу команда тарафыннан олы хезмәт башкарылган, моның өчен аларга зур рәхмәт», - дигән Камил Ногаев.

Бүген, 2 февральдә спектакльнең рус телле версиясен «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй халкы карыйчак, ә иртәгә, 3 февральдә, спектакльнең татар телле версиясен Мөслим районының авыл мәдәният йортында тамашачылар бәяли алачак.

  • Спектакльне режиссер, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән.
  • «Ерак йолдыз якты» спектакленең татарча версиясе ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия гранты һәм аның рәисе Марат Әхмәтовның шәхси ярдәме белән тормышка ашырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100