Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы депутатлары Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм партиясен җибәрәчәк
Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Лисичанск һәм Рубежноега җибәрү өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен әзерләде. Ул Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең сораулары буенча тупланган.
Йөк составында балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр: балалар катнашмалары, боткалар, подгузниклар, иҗат өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем ясау өчен альбомнар, акылны үстерә торган уеннар бар.
Гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә формалаштырылган зур гуманитар колонна составында 16 июньдә Донбасска озатылачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге махсус операция башланганнан бирле республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 205 йөк машинасы белән гуманитар ярдәм җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз