news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Кама агломерациясе үсеше турында фикер алышты

Бүген Түбән Камада узган Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм комитетлар каршындагы Эксперт советларының күчмә уртак утырышында икътисади үсешнең төп драйверлары булган яңа транспорт коридорларын үстерү һәм халыкны транспорт белән тәэмин итү турында сүз барды.

Парламентарийлар шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркында, «Горэлектротранспорт» МУПында булдылар, автомобиль юлы һәм Кама аша күпер төзелеше барышы белән таныштылар, берничә республика закон проектын карадылар һәм комитетларның быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары булган Кама аша күпер төзелеше графиктан алда бара, объектның техник әзерлеге, «Волга-Вятскуправтодор» ФКУ начальнигы Илдар Минһаҗев билгеләп үткәнчә, 20% тәшкил итә. "Без 2024 елда күпер буенча хәрәкәтне башлап карарга телибез, гәрчә төзелешкә график буенча 36 ай бирелгән булса да", - диде Илдар Минһаҗев.

Кама агломерациясен, шул исәптән транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре ике профильле комитетның Түбән Кама Советлар йортында узган уртак утырышында җентекләбрәк тикшерелде.

Республика икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин билгеләп үткәнчә, агломерацияләрне үстерү буенча озак сроклы ориентирлар Стратегия-2030да салынган. Бүгенге көндә агломерацияләрдә барлыгы 3 миллион кеше яки республика халкының 77% яши. Конкрет рәвештә Кама агломерациясе дүрт урбанизацияләнгән үзәк белән формалаша: Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләре. Моннан тыш, агломерация процессына Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама муниципаль районнарының бер-берсенә сәгатьләр буе транспорт белән барып җитү чикләрендә урнашкан торак пунктлары җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100