Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы депутатлары һава сыйфатын контрольдә тоту станцияләре эшен бәяләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзалары атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тоту автоматик станцияләре һәм күчмә экология лабораторияләре эшен тикшерде.
«2007 елда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы булдырган атмосфера һавасының торышын күзәтү территориаль системасы хәзерге вакытта 17 стационар станцияне һәм 6 күчмә лабораторияне үз эченә ала. Республикада атмосфера һавасы 122 ноктада 36 зыянлы (пычраткыч) матдә буенча мониторинглана. Ел саен 4 миллионнан артык үлчәү үткәрелә», — дип хәбәр иттеләр ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак күчмә утырышы Казанда, ТР Экология министрлыгы бинасында уза. Анда катнашучылар Татарстанда атмосфера һавасының сыйфаты турында фикер алыша.
Әйләнә-тирә мохитне саклау «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз