news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнаша

Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнаша
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Дәүләт Советы депутатлары IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә актив катнашалар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Казан шәһәре Вахитов районында Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейда урнашкан 43 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә ачылган сайлау участогында тавыш бирүдә катнашты. «Бу минем өчен формаль эш түгел, ә үз гражданлык позициямне күрсәтү һәм безнең төбәкнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге. Сайлау участогына килдем һәм сайладым. Республикабызның киләчәгенә битараф булмаган һәр кешене вакыт табарга һәм участокларга килергә чакырам», – дип белдерде Мәгъсүм Сәлахов.

Тавыш бирүдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов та катнашты. «Сайладым... Ил тормышында катнашуны һәм аның киләчәгенә җаваплы якын килүне мөһим дип саныйм. Мин Россиянең тотрыклылыгын, үсешен һәм чәчәк атуын сайлыйм. Илебез көчлерәк булсын, бүген кабул ителә торган карарлар барыбыз өчен дә лаеклы киләчәк булдырырга ярдәм итсен», – дип язган Ринат Фазылов ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтында.

Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина да тавыш бирүдә катнашкан һәм үзенең фотосын социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов та көнен сайлау участогында булудан башлаган. «Без сайладык», – дип кыска гына язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов шулай ук сайлауларның беренче көнендә Казандагы сайлау участогында тавыш бирергә карар кылган.

Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Татарстанда шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар оештырылды.

Татарстанда сайлауларны уздыруны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot