Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы депутатлары Чаллыда шәһәр транспорты эшен оештыру тәҗрибәсе белән танышкан
Чаллы шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының уртак күчмә утырышында депутатлар автокалада шәһәр транспорты эшен оештыру тәҗрибәсе белән танышкан. Республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш башланганчы парламентарийлар «Шәһәр транспорты» муниципаль унитар предприятиесендә булган. Монда кертелгән эш тәртибе үзенчәлеге – автобус һәм трамвай паркларын үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәте белән бердәм структурага берләштерүдә. Предприятие паркында 217 автобус һәм 100 трамвай бар. Транспорт паркы КамАЗ заводында җитештерелгән заманча НефАЗ автобуслары белән тулыландырылган.
Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, трамвай хуҗалыгы, үз чиратында, яңартуны таләп итә: хәрәкәттәге составның тузуы 65-70 процентка җитә, вагоннарның шактый өлеше норматив хезмәт итү срогын эшләгән һәм искергән дип танылган. Бу проблеманы хәл итү өчен трамвай паркын яңарту процедурасы башланган. Ел ахырына кадәр предприятие 11 яңа трамвай сатып алырга ниятли.
Шәһәрдә «Шәһәр транспорты» мобиль кушымтасы эшли башлаган. Сервис пассажирларга автобуслар, трамвайлар хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтергә, шулай ук транспортның тукталышка килү вакытын фаразларга мөмкинлек бирә. Шул ук мәгълүматлар шәһәрнең тукталыш пунктларында урнаштырылган электрон мәгълүмат таблоларына автомат рәвештә трансляцияләнә.
«Безнең максат — Чаллы эксперименты барышында ясалган хаталарны һәм нәтиҗәләрне исәпкә алу, әлеге тәҗрибәне алга таба тарату вакытында аларны булдырмау», – дип белдергән Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров журналистлар белән аралашканда.
«Предприятие техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен куәтле мобиль база булдырган, шулай ук хезмәткәрләр өчен заманча хезмәт шартлары тудырылган», – дип тәэсирләре белән уртаклашкан Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Заманча система автобус һәм трамвай салоннарының тулуын, хәрәкәт графигының үтәлешен, маршрутлардан тайпылуларын һәм машина йөртүчеләрнең тизлек режимын бозуларын күзәтеп тора.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республиканың автобус паркы 1800 берәмлектән артып китә. Көн саен маршрутларга 500гә якын трамвай, троллейбус һәм электробус чыга. Тимер юл элемтәсе турында сөйләгәндә, транспорт министры билгеләп үткәнчә, пассажирларны «Ласточка» сериясендәге 38 заманча электропоезд йөртә. Республика белән авиаэлемтә 60 эчке һәм 34 халыкара юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Су транспорты буенча пассажир навигациясе 23 суднодан торган флот тарафыннан алып барыла.
Җәмәгать транспортының җәлеп итүчәнлеген арттыру турында сөйләгәндә, Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, төп бурыч — республика буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең уңайлылыгын һәм даимилеген арттыру. «Чаллыда моңа ирешелгән, автобус һәм трамвай идарәләрен берләштерү буенча дөрес карарлар кабул ителгән», – дигән Фәрит Хәнифов.
Аның әйтүенчә, җәяүлеләр хәрәкәтен уңайлы итү, республика муниципалитетларында төзекләндерелгән тротуарлар һәм тукталыш пунктлары да актуаль мәсьәлә. Моннан тыш, зур шәһәрләрдә электр транспорты – трамвай хәрәкәтенең тизлеген арттыру мөһим.
Тармакны цифрлаштыру турында сөйләгәндә, министр билгеләп үткәнчә, республикада транспортны җиһазландыру мониторингы системалы нигездә алып барыла. Шул ук вакытта, өч база күрсәткече исәпкә алына — юл йөрү өчен карталар белән түләүне кертү, ГЛОНАСС спутник навигациясе һәм валидаторлар урнаштыру – болар барысы да республикада инде берничә ел дәвамында уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге параметрлар буенча Татарстан Россиядә алдынгы урынны били.
Фәрит Хәнифов җәмәгать транспортының барлык төрләрен пассажирлар агымын исәпләү датчиклары белән 100 процент тәэмин итүне хәзерге этапта транспорт системасын цифрлаштыруның төп бурычы дип атады.
«Республикада транспорт тармагын цифрлаштыру буенча масштаблы эш көтелә. Бүгенге көндә максатчан күрсәткечләргә ике муниципалитет кына ирешкән: Яшел Үзән районы (80 процент) һәм Чаллы (100 процент). Татарстан буенча тарату өчен Чаллыда гамәлгә ашырылган модель нигез итеп алыначак, аны эшләү белән безнең профильле белгечләр шөгыльләнде», – дип белдергән Фәрит Хәнифов.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу барышында депутатлар транспорт тармагының кадрлар белән тәэмин ителеше белән кызыксынган. Министр сүзләренчә, Казанда белгечләргә кытлык күзәтелә, ул 30 проценттан артып китә. Кадрлар кытлыгы шартларында юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системаларына күчү мөмкинлеге карала. Әмма, министр әйтүенчә, мондый карарның җитди җитешсезлеге бар – түләүләр җыюның кимү куркынычы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз