Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы депутатлары Апас районында өлкән кешене тәрбияләүче гаиләдә булды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Шәрәфуллиннар гаиләсендә булды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Радик һәм Рамилә Шәрәфуллина тәрбиягә мохтаҗ Равия апа Нуруллинаны үз гаиләсенә сыендырганнар.
- Равия апа бүгенге көндә үз-үзен карый алмый. Бик кыенлык белән генә йөри. Шулай да әбиебез бик сабыр, зарланмаска тырыша. Көн саен безгә рәхмәтләрен укый, - диде Рамилә Шәрәфуллина.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов Равия апаны һәм аны кадер-хөрмәттә яшәткән Шәрәфуллиннар гаиләсен бүләкләр белән сөендерделәр. Әбекәйнең хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырдылар, киләчәктә дә шулай җылы, нурлы өйдә, хасияттә, сызлауларсыз яшәвен теләделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз