news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы делегациясе Якутиягә тел сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде

Дәүләт Советы делегациясе Якутиягә тел сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге республика парламент делегациясе эш сәфәре белән Саха Республикасына (Якутия) килде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составына Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутаты Илшат Әминов, шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин керде.

Сәфәрдә Татарстан парламенты вәкилләре Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Еремеев белән очрашачак. Көн тәртибенә социаль-икътисади үсешне законнар белән тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, тел сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында фикер алышу куелган.

Делегациянең сәфәр программасында «Кәскил» 51нче балалар бакчасында, Якутскида «Айыы кыһата» мәктәбендә, «Саха» милли тапшырулар компаниясендә һәм М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетына бару каралган.

Моннан тыш, парламентарийлар Якутия Язучылар берлеге вәкилләре, «Айар» Милли китап нәшрияты коллективы һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашырга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot