Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт симфоник оркестрының 60 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты расланды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елда Татарстан Дәүләт академик симфоник оркестрының 60 еллык юбилеен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын раслады.
Тиешле карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
Оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнгән. Аның урынбасары итеп ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ә секретарь итеп ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм халыклар телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова расланган.
Комитет 60 көн эчендә юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү планын расларга тиеш. Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз