news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 5,5 процентка индексацияләнә

Октябрь башыннан дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5,5 процентка индексацияләнә. Ләкин бу дәүләт хезмәткәре булмаган затларга гына кагыла. Бу хакта ТАСС Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган карар бүген хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

«2023 елның 1 октябреннән дәүләт органнарында эшләүче дәүләт хезмәткәре булмаган затларның вазыйфаи хезмәт хакы 1,055 тапкырга яки 5,5 процентка арта», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Ведомствода ачыклауларынча, шулай ук комендант, канцелярия мөдире, экспедитор, стенографист, кассирларның хезмәт хакы индексацияләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100