news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт күпбалалы гаиләләрнең мөлкәтен яклауны көчәйтте

Бүген, 3 апрельдә, күп балалы гаиләләрнең мөлкәтен бурычларны түләтүдән өстәмә яклауны тәэмин итә торган Федераль закон үз көченә керә, дип хәбәр итә Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

Документ РФ Гражданлык процессуаль кодексының 446 маддәсенә үзгәрешләр кертә һәм башкарма производство кысаларында җәза бирергә ярамаган мөлкәт исемлеген киңәйтә.

Законның тулы версиясе белән Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot