news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт иминлеге органнары офицеры, генерал-лейтенант Шамил Дәүләтгилдиев вафат

Дәүләт иминлеге комитетының элеккеге офицеры, полиция генерал-лейтенанты һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев 82нче яшендә вафат булды. Бу хакта «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасының үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Михайлов хәбәр итте.

Шамил Дәүләтгилдиев 1944 елның 1 октябрендә Мамадышта туган. Хезмәт юлын Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында башлаган. Әйдәп баручы инженер булган, кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнгән. Шул вакытта аны Дәүләт иминлеге комитетына эшкә чакырганнар.

Дәүләт иминлеге органнарында ул 1972 елдан 1997 елга кадәр хезмәт иткән. Соңгы вазифасы — ТР Дәүләт иминлеге комитеты рәисе урынбасары. 1997 елның маеннан Россия Федерациясе Салым полициясенең ТР буенча идарәсенең беренче урынбасары була. 2001 елның ноябреннән вазифалар башкаручы, ә 2002 елның мартыннан Россия Федерациясе Салым полициясенең ТР буенча идарәсе башлыгы.

2003 елның 1 июленнән Дәүләтгилдиев Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы була. Башкарган хезмәте өчен полиция генерал-лейтенанты Шамил Дәүләтгилдиев берничә дәүләт бүләгенә һәм ведомство билгеләренә лаек була, исемле корал белән бүләкләнә.

2005-2010 елларда Дәүләтгилдиев Татарстан Президенты аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Шамил Дәүләтгилдиев иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә, «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге президиумы рәисе була.

«Соңгы елларда ул авыр чир белән көрәште. Анда да сабыр булды. Истәлеге һәрвакыт якты булсын!» — дип йомгаклады сүзен Михайлов.

news_right_1
news_right_2
news_bot