news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк

«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин. Һәр эшмәкәргә, реклама счетына кимендә 1 сумга тулыландырганда, 10 мең сум бонус һәм реклама дизайнын бушлай эшләү мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 213 меңнән артык компания турыдан-туры реклама эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм барлык реклама продуктлары белән яхшы таныш. Әмма күпчелек кече һәм урта эшкуарлык өчен бу өлкә таныш түгел. «Шуңа күрә без VK, Ozon, «Ярмарка мастеров» белән кайбер программаларны гамәлгә ашырабыз һәм интернет-платформаларда яңаларын эшләтеп җибәрүне планлаштырабыз. Хәзер без тышкы реклама урнаштыру программасын башлыйбыз», - диде ул.

Илюшникова искәрткәнчә, хәзер микро - һәм кече бизнес вәкилләре дә үз товарларын һәм хезмәтләрен таныту өчен әлеге системадан файдалана ала.

Тышкы реклама өчен бонус акчалар алу өчен «Минем бизнес» үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә яки онлайн-гариза калдырырга кирәк. Кече һәм урта бизнес хуҗалары өчен шулай ук вебинарлар һәм шәхси консультацияләр үткәреләчәк. Анда тышкы рекламада кампанияләрне мөстәкыйль рәвештә башларга өйрәтәчәкләр.

Программа 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Аны бер миллион эшмәкәр куллана алачак. Эш VDOOH тышкы реклама маркетплейсы аша алып барыла: үз бизнесың турында туган шәһәреңдә, ә кирәк булганда бөтен ил буенча билбордларда сөйләргә мөмкин.

«Минем бизнес» үзәкләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә булдырылган. Бүгенге көндә эшмәкәрләргә 250дән артык хезмәт һәм сервис бар.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100