news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинны искә алалар: Үрнәкле шәхес, остаз һәм эксперт

Дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинны искә алалар: Үрнәкле шәхес, остаз һәм эксперт
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә аның турында истәлекләр барланды. РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Раил Шәмсетдинов та хатирәләре белән бүлеште.

«Чыннан да Фатыйх Сәүбәнович – күбебез өчен укытучы булды. Укытучы гына түгел үрнәк шәхес һәм остаз. Мин дә җылы хатирәләр белән искә алам. Аның белән бергә 6 ел эшләргә туры килде. Иң башта аны без Нурлат башлыгы итеп беләбез, аннары ул Россиянең Дәүләт Думасы депутаты булды. Менә ул депутат булганда, мин аның ярдәмчесе булып эшләдем. Ул кайсы өлкәдә булуына карамастан, бар тармакта да эксперт булып танылган иде. Думада ул күбрәк экология буенча эшләде, шуңа да Татарстанга да бу юнәлеш буенча күп яхшы эшләр башкарды.

Чыгыш ясаучы шулай ук Сибагатуллинның фикерләре хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмавын әйтте.

«Ул безнең яшь буынны үстерү, тәрбия бирү, уку-укыту системасына керткән өлеше дә зур. Монда инде, әлбәттә, билгеләп китәргә кирәк, ул бик күп шәхесләрне тәрбияләп үстерде. Аның кул астында эшләгәннәрнең барысы да якты хатирәләр белән искә ала. Бүгенге көндә Фатыйх Сәүбәновичның арабызда булмавына 3 ел булса да, ул биргән киңәш, үгет-нәсыйхәт сүзләре әле дә актуаль һәм эшемдә бик теләп, рәхмәтле булып кулланам», – дип ассызыклап үтте спикер.

Журналистлар белән очрашу барышында шулай ук туган районы Арча якларында да, үзе башлык булып хезмәт куйган Нурлатта искә алуларын, әлеге муниципалитетлардан хәтер кичәсенә килүләрен билгеләп уздылар.

  • Фатыйх Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.

  • Фатыйх Сибагатуллин – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot