news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә Камал театрында хәтер кичәсе узачак

Дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә Камал театрында хәтер кичәсе узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

9 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллинны искә алу кичәсе булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Тулырак бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, җәмәгать эшлеклесе Раил Шәмсетдинов сөйләде.

«Искә алу кичәсе Камал театрының яңа бинасында үтәчәк. Монда Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар көтелә. Чөнки ул Россия Дәүләт Думасы депутаты булып та хезмәт куйды. Республикадан карасак, барлык җитәкчелек, Рәис Аппараты җитәкчелеге дә, аннары Фатыйх Сәүбәнович белән югары уку йортларында эшләгән укытучылар, академиклар, аның фикердәшләре чакырылган. Ул депутат булып эшләгәндә, округ буенча 7дән артык районннан сайланган иде, муниципалитет башлыклары да киләчәк, аерым бер министрларга чакыру җибәрелгән», – дип билгеләп китте спикер.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, хәтер кичәсендә танылган артистлар да булачак.

«Ришат Төхвәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Зилә Сөнгатуллина, Артур-Эльза Исламовлар, «Казан нуры» оркестры һәм Камал театры артистлары чыгыш ясаячак. Алып баручыларыбыз – Илдар Кыямов һәм Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәлахова булачак. Матур эчтәлекле, бай кичә көтелә», – диде ул.

Кичә 19.00 сәгатьтә башланып китәчәк.

  • Гөлназ Шәйхи журналистларны, Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган, яңа гына «Идел-Пресс» нәшриятында басылып чыккан истәлекләр китабы белән дә таныштырды. Басма Сибагатуллинның хатыны Рәдифә Сибагатуллинаның теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән дөнья күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot