news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында «Жириновский» криптовалютасы барлыкка килү мөмкинлеге турында белдерелде

Россиядә тиздән «Жириновский» криптовалютасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында ЛДПР партиясеннән депутат Ярослав Нилов Телеграм-каналында язган.

Элегрәк үз мемкоинын эшләтеп җибәрү турында АКШның сайланган президенты Дональд Трамп һәм аның хатыны Мелания Трамп игълан итте.

«Детальләрне фракция буенча коллега Андрей Лугов белән фикер алышырбыз, ул Дәүләт Думасында криптовалюталарны законнар белән җайга салу буенча эшче төркем каршындагы эксперт советын җитәкли», - дип язган Нилов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100