news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында завод эшчеләре өчен процентсыз ипотека кертергә тәкъдим иттеләр

Сәнәгать оешмаларында эшләүчеләргә ипотека өчен ташламалы шартлар яки торакка процентсыз бурыч бирергә кирәк. Бу фикерне Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев әйтте, дип яза «Абзац» басмасы.

Парламентарий фикеренчә, бу чара эшче һөнәрләрнең абруен арттырырга, кадрларга кытлыкны киметергә һәм квалификацияле белгечләр килүне тәэмин итәргә булышачак.

«Практика күрсәткәнчә, мондый чаралар элек уңышлы кулланылды. СССРда завод эшчеләренә оешмада озак вакыт эшләү шарты белән фатирлар бирелгән. Бу эшчеләр санын гына арттырып калмаган, ә гаилә династияләре дә булдырган», – дип ышана депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot