Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында язгы чакырылышта повестка җибәрү өчен шартларны атадылар
Хәрби хезмәткә алдагы язгы чакырылышта «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон повесткаларны сынау режимында җибәрә башларга мөмкиннәр. Шул ук вакытта, аларның традицион алымнар белән күчермәсе дә әзерләнергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.
«Сынау режимы – алар барып җитәме-юкмы икәнен аңлау өчен кирәк, бу – системаны сынап карау. Алар юридик көчкә ия булмаячак», - диде депутат.
Искәртеп узабыз, 14 апрельдә РФ Президенты Владимир Путин армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр бердәм реестрын булдыру, шулай ук электрон повесткалар һәм армиягә барудан качып йөрүчеләр өчен чикләүләр кертү турында канунга үзгәрешләр кертү хакында законны имзалады. Соңрак Мәскәүнең хәрби комиссары Максим Локтев язгы чакырылышта повесткаларны тест режимында «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җибәрергә ниятләүләре хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз