news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында яңа илкүләми мессенджерның өстенлекләре турында сөйләделәр

Россиядә дәүләт хезмәтләре, банклар һәм элемтә операторлары белән интеграцияләнгән яңа илкүләм мессенджер барлыкка киләчәк. Булачак сервис кулланучыларга уңайлылык кына түгел, югары иминлек дәрәҗәсен дә тәэмин итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов NEWS.ru. басмасына әңгәмәдә сөйләде.

Депутат аңлатканча, платформа «Дәүләт хезмәтләре», банк структуралары, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр һәм кәрәзле операторлар белән бәйле була. Ул гражданнарга барлык бу оешмалардан рәсми хәбәрләр алырга, шулай ук үзара хәбәрләшү мөмкинлеге бирәчәк. Сервисның барлык кулланучылары верификация узачак, ә шәхси мәгълүматларның иминлеген дәүләт үз өстенә алачак.

Андрей Свинцов россиялеләрнең яңа цифрлы продуктны куллануга теләп күчәчәгенә ышаныч белдерде. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, башка мессенджерлар актуальлеген югалтмаячак – алар шәхси язышу өчен кулланылуын дәвам итәчәк, ә яңа сервис күбесенчә эшлекле һәм рәсми аралашу өчен җәлеп ителәчәк. Депутат өстәп әйткәнчә, телефон номеры буенча верификация ярдәмендә кулланучылар хәбәр җибәрүчеләрнең чынлыгына ышана алачак.

Искәртик, элегрәк Президент Владимир Путин мессенджер һәм дәүләт хезмәтләре порталы функцияләрен берләштерүче цифрлы платформа булдыру турындагы законны имзалады. Аның аша хәбәрләр һәм документлар белән алмашып кына калмыйча, шәхесне, яшьне һәм ташламаларга хокукны расларга, шулай ук Бердәм идентификации һәм аутентификации системасы (ЕСИА) мәгълүматларын кулланырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot