news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында ялгыз әтиләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирергә чакырдылар

Дәүләт Думасының берничә депутаты парламент түбән палатасына ялгыз әтиләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирүне күздә тотучы закон проектын кертәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Өч бала үстергән ир-атларга 62 яшьтә, дүрт бала үстергәннәргә 61 яшьтә, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ир-атларга 55 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы бирү тәкъдим ителә. Мондый мөмкинлектән файдалану өчен ир-атның стажы кимендә 15 ел, пенсия коэффициенты кимендә 30 булырга, шулай ук балаларын ялгызы үстерү вакыты сигез елдан да ким булмаска тиеш.

Проект инициаторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ялгыз аналар гына ия, шуңа күрә бу тәҗрибәне ир-атларга карата да куллана башларга кирәк.

Элегрәк ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР муниципалитетларында Әтиләр көненә багышланган чаралар уздырырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100